Нурлат сәнгать мәктәбенең 12 яшьлек укучысы фортепьянода сольный концерт бирде

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Сишәмбе көнне Нурлат Балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында сихри классик музыка һәм җанга үтеп керерлек романслар хакимлек итте. Чит ил авторларының бөек әсәрләрен рус романслары алмаштырды, аларның һәркайсы тамашачылар залында утырган нурлатлыларның иң яшерен күңел кылларын тибрәндерде, үзләренә ияртеп,  дөньяның төрле почмакларына алып китте,  геройларның хис-кичерешләре белән яшәргә  мәҗбүр итте. Сәнгать мәктәбе укытучысы, үзенчәлекле талант иясе Ольга Гришина белән (вокал) чыгарылыш сыйныф укучысы Арина Евдокимованың (фортепьяно) иҗади тандемы нәтиҗәсендә туган күренешләр тамашачыларның һәркайсына шулкадәр якын һәм кадерле иде шул. 
 Ольга Гришинаның  концертларын музыка сәнгатен яратучылар ел да көтеп ала. 2015нче елда һөнәри эшчәнлегенең 10 еллыгын билгеләп үткән җырчы быел тамашачылар өчен үзенчәлекле бүләк әзерләгән – ария һәм романсларын ул гадәттәгечә сәнгать мәктәбе укытучылары түгел, ә фортепьяно бүлегендә быел чыгарылыш сыйныфта белем алучы Арина Евдокимованың аккомпантементы астында башкарды. 
–    Узган елда Казанда үткән Халыкара конкурста Арина белән бергәләшеп башкарган номерыбыз уңыш казанды. Хезмәттәшлекне алга таба да дәвам иттерергә хәл иттек Һәм мин Аринага сольный концерт белән чыгыш ясарга тәкъдим иттем. Ә Арина моны рухланып кабул итте һәм әзерләнә дә башладык, – ди Ольга Владимировна. 
Концертка укучы белән укытучы 11 ария һәм романс әзерләгән.  6 яшеннән сәнгать мәктәбендә Валентина Бадина һәм Розалия Гайнанова кул астында фортепьяно һәм аккомпантемент сәнгате серләренә өйрәнүче Арина өчен исә беренче сольный концерт тамшачылар алдында да, укытучылар алдында да зур имтихан булды дип әйтергә мөмкин. Фортепьяно буенча гына түгел, җыр сәнгатендә дә шактый уңышлар яуларга өлгергән, гомумбелем бирү мәктәбендә дә яхшы билгеләргә генә укучы кыз исә һич тә сынатмады. Концерттан соң чыгыш ясаганда бик дулкынландым дип белдерсә дә,  сәхнәдә фортепьяно артында 12 яшьлек кыз үзен бик ышанычлы хис итте. Аның оста һәм  йөгерек уйнавы Ольга Гришинаның сихри һәм үзенчәлекле тавышы белән бердәм ансамбль тәшкил итте. 
–    Һәр пианист та аккомпаниатор була алмый. Моның өчен  вокалчыны ишетә белү, аның белән белән бер дулкында була алу сәләте кирәк. Аринада шундый сирәк сәләт бар һәм ул аккомпантементка бик җитди якын килә торган укучылардан, – ди Арина турында укытучысы Розалия Гайнанова. 
Ә укытучы белән укучының иҗади тандемы тамашачыларның да күңеленә хуш килде. Сәхнәдән башкарылган классик музыка үрнәкләрен олы яшьтәге тамашачылар һәм урта буын да, яшьләр һәм үсмерләр дә бер сулышта кабул итте. Концертны тамаша кылган мәдәни үсеш бүлеге начальнигы Эльмира Шагаева да сәнгать мәктәбендә шундый талантлар булуына соклануын белдереп, башкаручыларга яңа уңышлар һәм укытучы белән укучының иҗади берлеге дәвамлы булсын дип теләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International