Бу шимбәдә Нурлат район үзәк хастаханәсендә булачак абитуриентлар өчен Ачык ишекләр көне үткәреләчәк.
Хастаханәдә әйтүләренчә, ул “Ак халатлы фәрештәләр” медицина фестиваленең республика профориентлашу чарасы кысаларында уздырыла. Мәктәпләрнең булачак чыгарылышлары районның сәламәтлек саклау системасы белән таныша, Казан дәүләт медицина университеты турында презентация һәм видеоролик карый, үзләрен кызыксындырган сораулар бирә алачаклар.
Моннан тыш, бу көнне Казанда КДМУ факультетларының презентациясе дә узачак. Анда Нурлат укучылары да катнаша алачак.