Чәршәмбе көнне Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә зур концерт тамашасы булды. Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «MiraS» инструменталь ансамбле «10 ел сәхнәдә» юбилей программасы белән чыгыш ясады. Бары тик тере тавыш яңгараган концертны 18 кешелек Нурлат делегациясе дә тамаша кылыпкайтты.