Китап кирәксез була алмый

2017 елның 28 гыйнвары, шимбә

Күптән түгел генә игътибарымны чүплеккә кадерсезләп ташланган китаплар җәлеп итте. Кайчандыр шәхси китапханәнең йөзе булган бу затлы әсәрләр бүген азык калдыклары белән пычранып, инде яраксызга әйләнгән. Хәзер бөек классикларыбызның томнарын киштәләр тутырып җыю модада булмаса да, аларны чүплеккә ташлау бердәнбер юл булдымы икәнни?
Бүген һәр әсәрнең электрон басмасы, аннотациясенең киң кулланылышта булуы кәгазь китапларга ихтыяҗны күпкә киметте, билгеле. Аны, кибет киштәләрендә урын алганын да көтмичә, Интернет аша укыйсың, акча да янга кала. Кыска, төгәл мәгълүмат өстенлек иткән заман өчен өйдә китап тоту да хас түгел. Күп гаиләләрдә Совет чоры кешеләренең горурланып, берсеннән-берсе уздырып җыйган дефицит китаплары кирәксез йөккә әйләнгән чаклар да бар. Һәм аннан арыну юлларын һәркем үзенчә хәл итә: кайберәүләр мичкә яга, ташлый, китап кадерен белгән икенчеләр чүплеккә чыгарырга кызганып, кая да булса тапшыру җаен эзли. Һәм, әлбәттә, иң беренче чиратта китапханәләргә мөрәҗәгать итәләр.
– Безгә китапларны күпләп китерәләр, – ди җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова. – Комплектлау үзәге аларның һәрберсен сайлап ала. Бер өлеше фондтагы искергән китапларны алмаштыруга китә, кайберләрен авыллардагы филиалларга җибәрәбез, популяр, укучылар өчен кызыклы басмаларны уку залларында урнаштырабыз. “Укучыларыбызның юмарт бүләге” дип аталган киштәләрдәге бу китапларны укырга алучылар күп. Гомумән, узган еллар белән чагыштырганда, соңгы биш елда балалар китапханәсендә китап укучылар саны арту тенденциясе күзәтелә. 
Шәһәрнең 3нче мәктәбе китапханәчесе Светлана Маслова да һәр китап-журналны зур теләк белән кабул итеп ала. 
– Балалар китаплары, энциклопедияләр, мәктәп программасы буенча кирәкле булган классик әсәрләр китапханә фондын тулыландыруга тотыла. Соңгы елларда гына да ата-аналар, чыгарылышлар бүләк иткән басмалар хисабына фонд 1300 китапка артты, – дип сөйли Светлана Владимировна. Әмма еш кына кешеләр шәхси китапханәләрендә еллар буе бөртекләп җыйган бар китапларын җыеп килә, шуңа араларында төрле фәнни-популяр басмалар, мәхәббәт романнары һ.б. да күп очрый. Светлана Маслова мондый төр китапларга да үзенчәлекле кулланылыш тапкан. Аның “Киртәләрсез китапханә”сеннән бүген укучылар гына түгел, шәһәрлеләр дә бик теләп файдалана. Бу китапханәнең үзенчәлеге шунда – охшаган китапны теркәмичә алып китәргә, аның урынына башканы китерергә, яки бөтенләйгә үзеңдә калдырырга да мөмкин. 4нче мәктәптә үзе дә китапханәче булып эшләүче Рузилә Мингалимова – анда иң еш була торган кешеләрнең берсе.
– “Киртәләрсез китапханә” – минем иң яраткан урыным, – дип фикерләре белән уртаклашты ул. – Биредә сайлау мөмкинлеге бик зур. Мин үзем килгән саен фантастика, детектив жанрларындагы әсәрләр алып китәм. Кызыклы тематик журналлар да еш очрый. Ассортимент даими яңарып тора. 
Светлана Маслова мәктәп китапханәсеннән арткан басмаларга да урын тапкан – аның инициативасы белән “Экодом” идарәче компаниясендә, шикәрчеләр микрорайонындагы поликлиника бинасында, “Нурлат шикәр заводы”на керү пунктында китаплар урнаштырылган. Бирегә килгән һәркем үзенә охшаган китапны сайлап алып китә ала. Кайберәүләр укыганнан соң кире урынына китереп куялар икән, икенчеләр шәхси китапханәләрендәге басмалар белән алмаштыра. Ә почтага килгән пенсионерлар, гомумән, күршедә урнашкан “Экодом”нан китап алып китүне гадәт иткәннәр. Светлана Владимировна һәр пунктка 300әрләп данә китап бүлеп биргән булган, әле менә тагын шул көннәрдә таратырга дип 4 төргәк әзерләп куйган.
– Һәр китап кадерле, һәркайсының үз укучысы бар, – ди ул. – Шуңа алар хуҗаларына кирәксезгә әйләнсә дә, ташларга кирәкми. Мин әле, киресенчә, укучылар мәктәпкә китергән макулатура арасыннан да кызыклы әсәрләр эзләп табам.  
Әлбәттә, бу үзеңнән арткан китапларны теләсә кайсы китапханәгә илтеп тапшырырга була дигән сүз түгел. Күпчелек мәктәп китапханәләре бары энциклопедияләрне генә кабул итеп, калганыннан баш тарта. Шулай да бу аларны чүплеккә озатырга да сәбәп түгел. Теләгәндә артык китапларга, хәтта искеләренә дә урын табарга була. Мисал өчен, тимер юл вокзалындагы китаплар стеллажына куярга мөмкин. Нурлат тимер юл вокзалы начальнигы Ирина Кириллова сүзләренә караганда, күптән түгел генә биредә булдырылган бу стеллаждан китапларны поезд көткән арада укырга гына түгел, юлга да алучылар күп икән. Әле тагын китпаларны танышларыгызга, туганнарыгызга, күршеләрегезгә тәкъдим итеп карарга мөмкин. Сезгә кирәге калмаган китаплар, бәлки, кемгәдер файдалы булып, буш минутларын яраткан шөгыльләре артында үткәрергә һәм белемнәрен баетырга ярдәм итәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International