Нефтьчеләрне югары бүләкләр белән билгеләп үттеләр

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Узган атнада “Нурлатнефть” НГДУсы делегациясе “Татнефть” хезмәт коллективының йомгаклау конференциясендә катнашты. Биредә үк иң яхшы нефтьчеләрне дә бүләкләделәр. Алар арасында нурлатлылар да бар иде. Мисал өчен, 2нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару буенча операторы Илдар Зариповка – “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” медаль ордены, ЦТРС сменасы начальнигы Ринат Хәммәтовка Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте тапшырылды. 3нче ЦДНГ начальнигы Рөстәм Хәбибуллинга “Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Моннан тыш, югары һөнәрмәнлекләре һәм күпьеллык хезмәтләре өчен “Нурлатнефть” НГДУсы хезмәткәрләре – УПОның электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы Руслан Гаврилов, 2нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару буенча операторы Әюп Морадыймов, геология бүлегенең әйдәп баручы геологы Инна Насыйбуллина, 3нче ЦДНГның нефть һәм газ чыгару операторы Валерий Никитин, ЦКППНның нефть әзерләү буенча мастеры Мансур Фәссахов Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International