Нурлат фермерлары елга йомгак ясады

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген Нурлатта район фермерларының конференциясе үтте. Конференция эшендә район башлыгы Равил Кузюров, фермерлык, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Биредә 2016нчы елда районның фермерлар ассоциациясенең эшчәнлеге буенча аның җитәкчесе Эдуард Иванов хисап тотты. Тулаем районда фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән бәйле вәзгыятькә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин күзәтү ясады. Бүгенге көндә районда 61 фермер хуҗалыгы исәпләнә.  Фермер хуҗалыкларында 2015 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 815е – савым сыерлар. Фермер хуҗалыкларында үткән елда бер сыердан 5370 кг. сөт савылган, бу район буенгча уртача күрсәткечтән 826 кг.га артыграк. Соңгы елларда фермер хуҗалыклары милкендәге җирләр дә арта бара. Бүгенге көндә фермер хуҗалыкларына 4260 гектар җир туры килә. Аларда нигездә бөртеклеләр, техник һәм азык культуралары җитештерелә. Район башлыгы Равил Кузюров исә фермерларга гадәти культуралар җитештерүдә генә тукталып калмыйча, яңа төр, нигездә яшелчә һәм җиләк культуралары үстерү вариантларын да карарга чакырды. Гомумән, район башлыгы авыл җирендә эшләүче шәхси эшмәкәрләрне хуҗалык итүнең яңача юлларын һәм формаларын эзләргә, эшне икътисадый яктан дөрес оештырырга, җирләре булганнарга игенчелек культурасын сакларга чакырды. 
Конференциядә шулай ук февраль аенда Казанда үтәчәк фермерлар съездына делегатлар сайланды, уңышлы эшләүчеләр Мактау грамоталары белән билгеләп үтелде. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International