Бүген шәһәрнең 9нчы урта мәктәбендә “Ел укытучысы–2017” район бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Бәйгедә районның барлык мәктәпләреннән 14 укытучы катнашты.
– Безнең мәктәптән ике укытучы катнашты. Аларның тарих һәм татар теленә багышланган дәресләре бик эчтәлекле булды, – диде шәһәрнең 9нчы урта мәктәбе директоры директоры, финалистның җанатары Алсу Газизова. – Мәктәбебезнең тәҗрибәле укытучысы Гөлия Галләмова моңарчы бәйгегә башка укытучыларны әзерли иде. Бу юлы үзен тәкъдим иттек. Уңышлар телибез аңа.
Ә уңышлар бик кирәк. Чөнки район турына чыккан укытучылар барысы да бик көчле, тәҗрибәле, шуңа ярыш җиңелләрдән булмады.
Беренче булып укытучылар - Фаилә Габдуллина (Яңа Иглай урта мәктәбе), Гөлназ Ибраһимова (Кычытканлы), Наталья Тюкина ( Сәләнгеш), Вера Захарова ( Урта Камышлы), Оксана Ендирякова (Якушкино), Гөлинә Галиева (Бикүле), Ләйсән Ибраһимова, Рузилә Мусина (1нче мәктәп), Элиза Галләмова (3нче мәктәп), Елена Киргизова (2нче мәктәп), Гүзәл Мөлекова (4нче мәктәп), Мария Иванова, Гөлия Галләмова (9нчы мәктәп), Оксана Краснова (гимназия)– төрле алымнар кулланып үзләре белән таныштырдылар. Аларның фантазиясенә исебез китеп утырды. Укытучыга артист та, философ та, психолог та, язучы һәм шагыйрь дә, рәссам да, хәтта табиб та булырга кирәк икән.
– Зур бәйге, зур хезмәт. Бәйгедә көч сынашкан укытучылар, аларны әзерләгән җитәкчеләр, жюри әгъзалары бер айга якын шушы эш белән кайнап яшәде – диде район башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе Линар Маняпов. – Мастер–класслардан күренгәнчә, укучыны үстерер өчен укытучының үзенә үсәргә кирәк. Бу хезмәтегез эзсез калмас, эшегездә кулланырсыз дип уйлыйм.
Республиканың иң яхшы инглиз теле укытучысы, гимназия педагогы Оксана Абрамова сүзләре белән әйткәндә, укытучы булып эшләү өчен укытучы булып туарга кирәк. Шундыйлар катнашты да инде бу бәйгедә. Һәм алар арасында җиңелүче дә юк. Чөнки педагог исемен йөртү үзе зур җиңү. Менә шул җиңүчеләр арасында урыннар билгеләнде. Беренче урынны Гөлия Галләмова яулады, икенче урында Рузилә Мусина, өченчедә – Элиза Галләмова һәм Оксана Краснова. Линар Маняпов һәм жюри әгъзасы, мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы советы рәисе Фәридә Сәгыйрова призлы урыннарны яулаган һәм төрле номинация буенча җиңеп чыккан укытучыларга бүләкләр тапшырдылар.