Артезиан суы – һәр йортка

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Чулпан кырында безне шаулап ага торган чиста, үтә күренмәле су каршы алды. Әлбәттә, ул үзе тишелеп чыкмаган, ә тырыш хезмәт һәм район җитәкчелегенең нурлатлылар хакындагы кайгыртучанлыгы нәтиҗәсендә булдырылган. Шәһәргә сыйфатлы эчә торган су кирәк, һәм менә район башлыгы Равил Кузюров инициативасы һәм республиканың Экология министрлыгы ярдәме белән тикшеренү-эзләнү эшләре башланган. Алар нәтиҗәсендә биредә 100 метрдан тирәнрәк ике скважина борауланган.
– Шәһәрдә сыйфатлы эчә торган су белән проблема бар, – ди “Промочистка” начальнигы Рамил Мотыйгуллин. – Әлеге проблеманы хәл итү өчен узган ел район башлыгы Равил Кузюров республиканың Экология министрлыгы аша тикшеренү-эзләнү эшләре үткәрергә йөкләмә бирде. Бу максатларга 16 миллион сум акча салынды.
Әлеге эшләр белән шөгыльләнгән “ГИДЭК” ЯАҖ вәкилләре белдергәнчә, башта биредә геофизик тикшеренү үткәрелгән. Чирмешән чыганагының көньяк-көнчыгыш өлеше экологик чиста булуы ачыкланган. 
– Хәзер тәҗрибә эшләре үткәрәбез, алар нәтиҗәсендә җир асты суларының күләменә һәм сыйфатына бәя биреләчәк, – ди “ГИДЭК” предприятиесе инженеры Евгений Шатковский. – Лабораториягә анализларны суны суырта башлаганда тапшырдык, аннан соң уртасында һәм ахырында суны тагын анализга җибәрәчәкбез.
Инженерлар махсус үлчәү җайланмалары белән су хәрәкәтен күзәтәләр. Һәм кайбер параметрлар буенча аның күләмен дә билгеләргә мөмкин. Биредә әйтүләренчә, алтынчы тәүлектә дә су басымы кимемәгән – бер сәгатькә 90 кубометр су килә.
– Әлеге югары дебитлы скважиналардан тәүлегенә 10000 кубометр су килә, ә шәһәрне, барлык микрорайоннарын да кертеп, яхшы артезиан суы белән тәэмин итү өчен 7000ләп кубометр су җитә, – ди Рамил Мотыйгуллин.
Эшләр әлегә дәвам итә. Әгәр дә проба һәм анализлар нәтиҗәсе суның яраклылыгын күрсәтсә, киләчәктә Нурлат тулысынча эчәргә яраклы артезиан суы белән тәэмин ителәчәк дияргә мөмкин булачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International