Нурлатта Ленинград камалышы ветераннарын хөрмәтләделәр

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Бүген, 27 гыйнварда, Ленинград камалышы өзелүгә 73 ел. Шул уңайдан район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова район башлыгы Равил Кузюров исеменнән Нурлатта яшәүче Ленинград камалышы ветераны Роза Александровна Никматуловага бүләкләр тапшырып, җылы теләкләрен җиткерде.
Роза Александровна Бөек Ватан сугышының дәһшәтен, Ленинград камалышының бөтен авырлыгын үз күзләре белән күреп, ул фаҗигале хәлләрне үз җилкәсендә татыган кеше. Тумышы белән Кронштадт шәһәреннән булган кыз 8 яшендә ятим кала: әтисе әле сугыш башланганчы ук һәлак була, әнисе ачлыктан дөнья куя. Вафат әнисенең мәетен, йоклый дип белеп, 2 көннән артык юрганнар белән каплап ятуын, ачлык-ялангачлык, ятимнәр йортында үткән үксез елларын ул бүген дә ачы күз яшьләре белән искә ала. Сугыш совет кешеләрен һәр яктан сынап, аларның яшәү көчен арттырган, ихтыярын чарлаган. Роза Никматулова да – шундыйлардан. Ул бүгенгә кадәр күңел көрлеген, сабырлыгын, тормышка мәхәббәтен саклап кала алган. 50 ел токарь булып хезмәт куйган, бүген тормыш иптәше Константин Зубрин белән иңне-иңгә куеп тыныч гомер кичерәләр. 1970 елда Нурлатка күченеп килүен дә җылылык белән искә ала ул.
Бүгенге көндә районыбызда биш Ленинград камалышы ветераны яши. Минзәкия Гарифуллина, Игорь Ивлев, Жанета Кублицкая, Сания Сальманова да Роза Никматулова кебек үк ул фаҗигале елларны ачынып искә алалар. Ул вакыйгаларга 70 елдан артык вакыт узса да, аның кайтавазы әле дә йөрәкләрдә зур яра булып яңгырый.
Бүген Ленинград камалышы ветераннарын медицина хезмәткәрләре дә карады. Алар өлкәннәрнең сәламәтлеген тикшереп, кан басымын үлчәде, дәвалау билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International