Уйлап карасаң, арабызда Кулибиннарны еш очратырга була. Урта Камышлы авыл җирлегендә дә бар андыйлар. Мисалга Вишневая Полянадан Валерий Ермуллинны гына алыйк. Өч атна эчендә мотоблок моторы нигезендә һәм иске автомобиль запчастьләреннән кар чистарту өчен мини-трактор ясап куйган ул. Ә кар аз түгел быел. Һәм менә Валерий Исаевич кул хезмәтен җиңеләйтергә булган. Берочтан күршеләренә дә булыша әле ул. Үзенә мөрәҗәгать итүче ялгыз яшәүче картларга булышудан да баш тартмый. Чөнки могҗизалы техника турында хәбәр авылга яшен тизлегедәй таралган бит.
Валерийның махсус техник белеме юк. “Барына да үзем өйрәндем”, – ди үзенең оста куллары ярдәмендә халыкның ихтирамын яулаган оста. Монда уйлап табучанлыгы да ярап куя. Кем әйтмешли, ул һәр җирдә кирәк. Менә Валерий да үзенең тракторын бакча сөрүгә дә көйләмәкче була – язга да ерак калмый бит. Бу әле аны беренче, сынау экземпляры. Бәлки алга таба Ермуллиннарның автопаркы тагы да тулыланыр әле. Җирле Кулибинның башында тагы никадәр идея һәм план булуын кем белгән. Ярдәмчесе дә үсеп килә. Уыл Илья кече яшьтән, башка малайлар кебек үк техника белән кызыксына. Беренче сыйныф укучысының җитезлеге дә һәркемне сокландырырлык. Күренеп тора – малайда өмет бар!