Интерьерны яңарттылар

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шәһәр балалар китапханәсе узган ел азагыннан бирле үз укучыларын яңа интерьер белән каршы ала. Инде күз күреп гадәтләнгән  булса да, төксерәк булган китап киштәләрен күптән түгел паровоз һәм кораб рәвешендәге дизайнер стеллажлары алмаштырды. Бу исә Татарстан Республикасында гаилә сәясәте концепциясендә катнашу белән мөмкин булды, аның буенча балалар китапханәләре эшен оештыруны финаслау каралган. Яшь китап укучыларга яңа күргәзмә витриналары бик ошады. Алар үзләренә яңа китапларны кызыксынып сайлыйлар. Китапханәчеләр конструкциянең уңайлылыгын билгеләп үтә, аларны җиңел генә үзең теләгәнчә күчереп куеп була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International