Нурлатның “Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре “Истә тотарбыз” программасы буенча эшләүләрен дәвам итәләр. Алар үзләре хезмәт күрсәтә торган ветераннар турында альбом ясау өчен материаллар җыялар. Тыл хезмәтчәннәре, өйләрендә хезмәт алучы өлкәннәр үз тормышлары, сугыш чорында күргәннәре турында сөйлиләр, архив фотолары һәм документлары табалар. Күптән түгел социаль хезмәткәрләрнең карамагына алынган сугыш ветераны Илья Федорович Матвеев та шул көннәрдә социаль хезмәткәрләргә сугыш һәм аннан соңгы еллардагы авыр хезмәте турында сөйләде.
“Истә тотыйк” дип аталган альбом “Гармония” үзәгендә саклана һәм үз карамакларындагы балалар өчен чаралар үткәргәндә файдаланыла.