Бу елның 1 февраленнән эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләренең күләме 5,4 процентка индексацияләнәчәк.
Нурлат районында әлеге арту картлык, инвалидлык, туендыручыны югалту буенча иминият пенсияләре алучы 12858 кешегә кагылачак.
– Аларның пенсия күләме уртача 611 сум 74 тиенгә артачак, – ди Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рушания Шакирова.
Шуның белән беррәттән федераль ташламага ия кешеләрнең айлык акча түләүләренең күләме дә 5,4 процентка артачак. Районыбызда андый кешеләрнең саны – 7373.