Гыйнвар ае бәйрәмнәргә аеруча бай. Бүген Татьяналар көне, димәк, котлаулар кабул итү өчен тагын бер күңелле форсат. Берәүләр өчен ул исем бәйрәме булса, икенчеләр өчен – студентлар көне. Татьяна Логинова исә аны икеләтә бәйрәм буларак билгеләп үтә.
Ул Нурлат аграр техникумының икенче курсында “Икътисад һәм бухгалтер исәбе” белгечлеге буенча белем ала. Татьяна шәһәрнең 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, укуын урта һөнәри уку йортында дәвам итәргә була. Документларын Казан, Әлмәт, Самара уку йортларына тапшырса да, соңыннан туган шәһәреннән, әти-әнисеннән еракка китәргә теләмәвен аңлый. Һәм Нурлатта калып, аграр техникумда укырга карар бирә.
– Биредә икенче ел белем алам һәм бу хакта бер дә үкенмим. Студент тормышы миңа бик ошый. Яңа танышлар, белемнәр, яхшы укытучылар, – ди Татьяна. Икътисадны сайлавы да юкка түгел – үзенең булачак һөнәрен ул кирәкле һәм перспективалы дип саный, һәм киләчәктә укуын югары уку йортында дәвам иттерергә планлаштыра.
Уку йортында Татьяна актив тормыш позициясенә ия, күпсанлы чараларда катнаша, укуда да уңай нәтиҗәләргә ирешә. Техникум укытучылары сүзләренә караганда, студент кыз үзенә йөкләнгән һәр эшкә зур җаваплылык белән карый һәм тырышып башкара. Татьяна мәктәп тормышында да актив булган – “SMSтоятельные дети”, “Форпост” яшьләр оешмаларының акцияләрендә катнашкан. Ә техникумда Татьяна уку йортының студентлар советында катнаша, иҗади юнәлешнең җитәкчесе булып тора. Сүз дә юк, исеме аңа бик туры килә. Чөнки Татьяна грек теленнән “оештыручы” дип тәрҗемә ителә.
– Техникумда без күпсанлы кызыклы чаралар үткәрәбез. Болар – студентларга багышлау, ачык ишекләр көннәре дә, рыцарьлар турниры да. Үзешчән сәнгать смотрларында катнашабыз, сәхнәләштерелгән тамашалар куябыз. Гомумән, һәр чарага иҗади якын килеп, бәйрәмнәрне оештыруга студентларны күбрәк җәлеп итәргә тырышабыз, – ди Татьяна. – Студентлар көненә дә концерт, сәхнәләштерелгән тамаша әзерләдек, тематик газеталар чыгардык.
25 гыйнвар гаиләсендә Татьяналар булган һәркем өчен үзенчәлекле бәйрәм булып саналадыр. Без Татьяна Логиновадан бу көн аның өчен нәрсә аңлатканын сорадык. “Студент булгач, бу көнне котлауларны икеләтә кабул итәргә сәбәп чыкты. Аннан, бу көн якыннар һәм дуслар өчен очрашырга да бик яхшы форсат бит”, – дип җавап бирде ул.