Яшьлек еллары дәһшәтле сугыш кырларында һәм тылда узган, хәзерге вакытта 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләргә илебез Президенты Владимир Путин рәхмәт хатларын юллый.
25 гыйнварда үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үткән Сәрвәрия Яһудина адресына да килде ул хат. Әлеге кадерле хатны һәм үз бүләген тапшырырга килгән район башлыгы Равил Кузюров хезмәт ветеранына, тыл хезмәтчәненә иң җылы теләкләрен җиткерде.
– Ходай Тәгалә сезнең буын кешеләренә сынауларның зурларын җибәргән. Шулай да, сез сынмагансыз, –диде район башлыгы. – Бүгенге матур, мул тормышта яшәвебез өчен безнең буын сезгә рәхмәтле.
Сәрвәрия апа алты балалы гаиләле туган.
– Без үскәндә юклык заманы иде, югын бар итеп яшәдек. Әти-әни яшьтән эшкә өйрәтеп үстерде, рәхмәт аларга. Бөек Ватан сугышы башланганда мин 7нче сыйныфны тәмамлаган идем. Мәктәпне тәмамлаганда ук МТЗ тракторы белгечлеген үзләштердем дә, аннан руль артына утырдым. Шул елларда Кмышлы педагогия училищесына укырга да кердем.
Сәрвәрия Шәкүровна педагогия училищесын 1947 елда тәмамлап, юллама белән Кошки районына җибәрелә. Биредә ул тормыш иптәше Хәй Афзалович белән белән гаилә коралар. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Гомеренең 35 елын ул балалар укытуга багышлаган Сәрвәрия апа Хәй ага белән бергә 70 ел тигез тормышта яшәвенә шөкерана итә бүген.
- Һәрвакыт тату яшәдек, - ди Хәй ага җитмеш ел тигезлектә яшәүнең серләрен ачып. – Тормыш иптьшемннән бик уңдым. Алга таба да тигезлектә яшәргә насыйп булсын иде.
–Мин үземне бәхетле дип саныйм. Тормыш иптәшем, «әни, дәү әби», дип өзелеп торган балаларым, оныкларым бар. Жиде балам, 14 оныгым һәм 10 оныкчыгыма сөенеп яшим. Илебез, районыбыз җитәкчелеге ягыннан, ихтирам тоеп яшим. Мине зурлап килүегезгә барыгызга да зур рәхмәт, – диде хезмәт ветераны безне озатканда.