Сишәмбе көнне Нурлатта “Ел тәрбиячесе-2017“ республика конкурсының муниципаль туры үтте. Анда районнан 10 тәрбияче катнашты.
Тәрбиячеләр “Буратино“ балалар бакчасында ачык педагогик чаралар үткәрделәр, иҗади эшләрен якладылар. Мастер-классларда конкурсантлар авторлык программаларының эчтәлеген ачып биреп, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны өйрәтүнең һәм үстерүнең конкрет методик алымнарын күрсәттеләр. Һәр тәрбияченең үз юнәлеше. Туган як тарихы белән таныштыру да, нәниләрне табигатебезнең матурлыгын аңларга, аны сакларга өйрәтеп, экологик тәрбия бирү дә, туган телдә аралашу юнәлешендә сөйләм күнекмәләренә һәм үз фикерен җиткерергә өйрәтү дә, эрудицияле, заманча техника белән эш итә белүче, зиһенле, эшлекле шәхес тәрбияләү ысуллары да – кыскасы, күп төрле белем һәм тәрбия бирү алымнары күрсәтелде. Үз проектларын тәкъдим иткән педагогларның һөнәри осталыгын жюри әгъзалары бәяләде.
- Иҗади презентация һәм гамәлдә балалар белән эшләү осталыгында сыналган конкурсантларның бәйгегә җентекле әзерлекләре ачыкланды, - ди жюри рәисе, район мәгариф бүлеге методисты Гөлсинә Измайлова. - Алар педагогик эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары, ата-аналар белән үзара элемтәләре, киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Һәм үз эшләренең осталары булуларын күрсәттеләр. Хөкемдарларның бердәм карары белән Нурлатның “Чишмәкәй“ балалар бакчасы педагок- логопеды Анастасия Ильина “Ел тәрбиячесе-2017“ республика конкурсының муниципаль туры җиңүче дип табылды. 2нче урында “Камыр Батыр» балалар бакчасы тәрбиячесе Рузилә Шәйхетдинова, 3нчедә – «Алтын Балык»тан Гөлназ Хәкимова лаек булды.
- Бәйгедә беренче генә катнашуым. Дулкынландыра, билгеле. Һәр этап үзенчәлекле. Финалга җитүем үзе зур шатлык – без барыбыз да нинди дә булса номинациядә җиңүче инде”, – ди “Чишмәкәй” балалар бакчасы педагок – логопеды Анастасия Ильина. – Балалар бакчасында биш ел эшлим. Эшемне бик яратам. Бәйгедә дә мин шуны күрсәтә алдым, дип уйлыйм
–Мондый бәйгеләр тәрбияче һөнәренең абруен күтәрүгә, районның мәктәпкәчә белем бирү потенциалын ачуга, талантлы тәрбиячеләрне ачыклау һәм алдынгы педагогик тәҗрибәне таратуга юнәлдерелгән, – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов та конкурсантларның яхшы әзерлекле булуларын билгеләп. – Һәм без әлеге максатларның барысына да ирештек дип саныйм.
Конкурсның район этабы тәмам. Беренче, икенче һәм өченче урынны яулаучылар район данын бәйгенең зона этабында яклаячак. Ул Чистайда үтәр дип планлаштырыла.