“Нурлатнефть” НГДУсында

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

2016нчы ел “Нурлатнефть” НГДУсы нефтьчеләре өчен катлаулы, әмма нәтиҗәле булды: бәяләрнең кире динамикасы, санкцияләр шартларында эшләргә туры килүгә карамастан, стратегик максатларга ирешелгән, куелган бурычлар үтәлгән. 
Елның төп күрсәткечләре, шулай ук аны уңышлы тәмамлануына китергән төп алшартлар  белән “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов хезмәт колективының сишәмбе көнне  үткән конференциясендә таныштырды. Гадәттәгечә, нефтьчеләрнең елга йомгак ясау чарасында сервис предприятиеләре җитәкчеләре генә түгел, дәрәҗәле кунаклар – район башлыгы Равил Кузюров, Нурлат нефтьчеләренең мондый киңәшмәсендә беренче тапкыр “Татнефть” ПАОсы генераль директоры Наил Маганов катнаштылар. 
Илгиз Мисбахович саннарга тукталыр алдыннан, коллективның алга куелган бурычларны уңышлы хәл итүгә керткән өлешен билгеләп үтте. 
–    Хисап чорында НГДУның барлык чыганакларыннан 2190757 тонна традицион нефть чыгарылды, нефть чыгару буенча план 102,6 процентка үтәлде, – диде предприятие начальнигы. 
“Нурлатнефть” НГДУсы Ашалчы чыганагында югары үзлелектәге нефть чыганаклары запасларын үзләштерүне дәвам итә. Узган елда аны чыгару күләме 842670 тоннага кадәр җитте. Биредә нефть чыгара башлаганнан бирле 1781667 тонна югары үзлелектәге нефть табылган. 
2016 елның июнендә  “Нурлатнефть” НГДУсы Вишневая Поляна һәм Аксубай-Мокша чыганакларында “Скважиналар челтәрен тыгызландыру хисабына нефть чыгару коэффициентын арттыру” проектын тормышка ашырырга кереште. Ел нәтиҗәләре буенча, НГДУ балансына кечкенә диаметрлы 154 скважина алынды, 141 скважина эксплуатациягә кертелде. Нефть әзерләү һәм кудыруга зур әһәмият бирелә. Хисап чорында 5686000 тонна нефть тапшырылган, бу 2015 елгыдан 611044 тоннага артыграк. 
– “Нурлатнефть” НГДУсы бу күрсәткеч буенча “Татнефть”нең структур подразделениеләре арасында беренче урында, – дип билгеләп үтте Илгиз Мисбахович. 
Идарә начальнигы шулай ук геологик-техник чараларны билгеләп үтте, скважиналарга техник ремонт ясау, механик җиһазларның аварияләрсез эшләвен оештыру, сәнәгый куркынычсызлык буенча чаралар, хезмәтне саклау һәм сәнәгый экология, сакчыл җитештерү һәм НГДУ эшчәнлегендәге башка мөһим моментларга тукталды. Агымдагы чорга да мөһим – 2230000 тонна нефть чыгаруга ирешү бурычы куела. 
– Нефть чыгару һәм нефть чыганакларын эшкә кертү белән бәйле төп бурычларны хәл итүдән тыш, безгә гамәлдә булган инструментларны  кулланып   җитештерү процессы белән идарә итү сыйфатын күтәрергә кирәк, – диде Илгиз Салихов. 
Йомгаклау конференциясендә хезмәт килешүенең үтәлүе буенча да мәгълүмат җиткерелде. Мисал өчен, хезмәткәрләрнең хезәт хакының ел саен артып торуы билгеләп үтелде. Профком рәисе Ринат Мөхәммәтҗанов  хезмәтне саклау буенча уполномоченныйларның эшчәнлегенә, социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча чараларга тукталды. 
–    2016 елда зарарлы һәм куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләр өчен өч елга бер тапкыр түләүсез юлламалар белән тәэмин итү буенча сәламәтләндерү программасы кабул ителде. “Татнефть” ПАО җитәкчелеге бу чыгымнар кирәкле, дигән карар кабул итте, – ди Ринат Мөхәммәтҗанов. Ул шулай ук яшьләрне, ветераннарны социаль яклауга да тукталды. 
НГДУ һәм тулаем “Татнефть” белән тыгыз  хезмәттәшлеккә, аларның район тормышындагы роленә район башлыгы Равил Кузюров та тукталды. 
–    Сезнең яңа максатлар куеп, барлык юнәлешләр буенча да нәтиҗәлелекне арттыруга ирешү өчен зур хезмәт куюыгызны  күреп торабыз. Район территориясендә алып барыла торган хезмәттәшлегебез коллективның һөнәрмәнлеге НГДУ эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешергә дә, районның социаль-икътисадый үсешенә нәтиҗәле өлеш кертергә дә мөмкинлек бирүен күрсәтә, – дип билгеләп үтте ул һәм соңрак генераль директор Наил Магановка Рәхмәт хаты тапшырды. 
“Татнефть” ПАОсының генераль директоры Наил Маганов
бу көнне Равил Кузюров һәм Илгиз Салихов озатуында НГДУ объектларында булырга өлгерде. Ә конференциядә ул идарәнең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм аның элеккегечә үк җитештерүнең югары культурасына ия предприятие булуын, төрле мактау һәм хөрмәтләргә лаек икәнлеген ассызыклады. “Нурлат нефтьчеләренең тәҗрибәсен берләшмәдә җәелдерергә мөмкин”, – диде ул. 
Конференция “Татнефть” ПАОсына делегатлар сайлау һәм бүләкләүләр белән дәвам итте. Нефтьне комплекслы  әзерләү һәм кудыру  цехының сусызландыру һәм тозсызландыру җайланмасы операторы Назыйм Хәкимовка “Татнефть” ПАОсының Мактаулы нефтьчесе” дигән исем бирелде. Бер төркем нефтьчеләргә “Татнефть” ПАОсы һәм Нурлат муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International