Сынау имтиханы тапшырдылар

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Узган шимбәдә Нурлатта 9нчы сыйныфта укучы 491 кеше математикадан сынау рәвешендә гомуми дәүләт имтиханы биреп карады. Нурлат районында дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча координатор Неля Гыйззәтуллина сүзләренә караганда, бу эшләрнең нәтиҗәләре бары бер атнадан соң гына билгеле булачак. Ә 11нче сыйныфта укучы 232  кеше математикадан сынау имтиханнарын моннан алдарак – 14 гыйнварда биреп караган иде. Аларның нәтиҗәләре мәктәпләргә кайткан инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International