Узган атна азагында Әлки районының Базарлы Матак авылында “Кызыл Шәрыкъ-Агро” ААҖ призларына Татарстан беренчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан, Елаур һәм Түбән Нурлаттагы филиалларында шөгыльләнүче 15 үсмер катнашып, командалар арасында беренче бишлеккә керә алды. Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 200ләп үсмер катнашкан бәйгедә Чулпаннан Риваль Камалов (тренеры Расих Сәмигуллин) үз үлчәү категориясендә чемпион булды. Шунысын да әйтергә кирәк: Риваль узган елда да әлеге беренчелектә чемпион булган иде, ә быел ул техник алымнарны оста башкаруы өчен беренчеленкенең иң яхшы спортчысы дип тә табылган әле. Команданың уңышына шулай ук өченче урыннарга лаек булган Риназ Хәкимов, Мәдинә Рәхимжонова (икесе дә Чулпаннан) һәм Алия Надыршина (Түбән Нурлат) та зур өлеш керткәннәр. Яшь көрәшчеләрне бәйгегә Расих Сәмигуллин, Рафаэль Хәйруллин һәм Әмир Гарифуллин әзерләгән, ә бәйгегә баруларын спорт мәктәбе кайгырткан.
Нурлат көрәшчеләренең быел Базарлы Матактагы беренче генә уңышлары түгел инде бу. Аннан алдагы атнада гына биредә билбау көрәше буенча Әлки районы башлыгы призларына үткән республика турнирында Елаур мәктәбе чыгарылышы, бүгенге көндә Казанда белем алучы Илья Алексеев Нурлат өчен чыгыш ясап, өченче урын яулаган иде. Бу ярышларда Расих Сәмигуллинның тагы ике укучысы Егор Горшков һәм Александр Хурастеев та (Елаур) лаеклы чыгыш ясап кайтты.