Уңыш белән кайткан

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Якшәмбе көнне Балалар музыка мәктәбе укучысы Семен Леонтьев (җитәкчесе Тәлгать Бадыйгин) Әлмәттә узган Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” I Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Конкурс Әлмәт шәһәренең танылган композитор Рәис Нәгыймов исемен йөртә торган 1нче музыка мәктәбендә оештырылып, күптөрле шәһәрләрдән халык инструментларында уйнаучы балаларны җыйган. Семен баянда ике әсәр башкарып, тамашачыларның да, жюриның да күңелен яулаган.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International