Казанда ял көннәрендә оештырыла торган чатыр ярминкәләрендә нурлатлылар да актив катнаша. Бу шимбәдәге чатыр ярминкәләрендә катнашырга 5 шәхси эшмәкәр һәм шәхси ярдәмче хуҗалык теләк белдергән. Нурлатлылар башкала халкына нигездә ит тәкъдим итәләр. Әйтүләренә караганда, продукцияне урнаштыру өчен бу яхшы мөмкинлек.