Фестивальгә әзерлек бара

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Дүшәмбе көнне “Йолдызлык” фестиваль хәрәкәтенең оештыру комитеты укытучылары Нурлатта булып китте. Алар фестивальдә катнашу өчен “Вокал ансамбльләр”, “Вокал-соло”, “Конферанс” һәм “Хореография” номинацияләре буенча район күләмендә сайлап алынган номерларны бәяләделәр, чыгыш ясаучы балаларның сәнгать җитәкчеләре белән әңгәмә оештырып, киңәшләр бирделәр. 
Быел “Йолдызлык-2017” фестиваленең сайлап алу туры 16-17 мартта Нурлатта узачак. Анда районыбызның сәләтле яшьләре белән бергә күрше – Чистай, Әлки, Спасс, Алексеевск һ.б. районнардан да балалар көч сынашачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International