Халыкны массакүләм диспансерлаштыру 2013нче елда башланды. Бу чор эчендә күпләгән нурлатлылар түләүсез тикшеренү һәм профилактик карау үтү мөмкинлегеннән файдаланырга өлгерделәр инде.
Авырулар да ачыкланды, башлангыч чорында билгеле булганнары дәвалауны вакытында башлап, аның алга таба таралуына юл куймаска мөмкинлек бирде. Әмма, диспансерлаштыруның файдасы күз алдында булуга карамастан, аннан һәркем дә файдаланырга ашыкмый. Узган 2016 елда 9775 кеше диспансерлаштыру узган. План 82,3 процентка үтәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда, бу күрсәткеч начар түгел, нурлатлылар үз сәламәтлекләренә җитдирәк карый башлаганнар. Ел башыннан 2017 ел диспансерлаштыруы да старт алды. Нурлат үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эшчәнлеге буенча урынбасары Нәсимә Габдрахманова әйтүенчә, диспансерлаштыру буенча үзгәрешләр юк. Быел авыруны иртә ачыклау һәм вакытында дәвалау өчен медицина тикшеренүен 9878 кеше үтәр
дип карала. Диспансерлаштыру 21 яшьтән башлана һәм гомер буена ике еллык интервал белән – өч елга бер тапкыр үткәрелә. Туган көннәре декабрьгә туры килгәннәргә нишләргә соң? Ел азагында башланган тикшеренүне киләсе елда дәвам итәргә ярыймы?
– Юк. Туган елы буенча кеше диспансерлаштыру үтәргә тиеш икән, ул, туган көне кайсы айда булуына карамастан, тикшеренүне гыйнвардан декабрьгә кадәрге чорда үтә ала, – ди Нәсимә Идрисовна. Шуңа күрә сезгә 21, 24, 27... (алга таба өч елны куша барып) бары декабрьдә генә тулса да, инде бүгеннән поликлиникага килеп, диспансерлашты- ру үтә аласыз.
2017нче елда диспансерлаштыруны 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927 елларда туучылар үтә ала.