Дүшәмбедән башлап район җитәкчелеге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очраша башлады.
Иң беренче очрашулар Андреевка, Богдашкино, Киекле һәм Иске Чаллы авыл җирлекләрендә узды. Җыеннарда район башлыгы Равил Кузюров, аның урынбасары Флюра Ногманова, инвесторлар һәм районның барлык служба җитәкчеләре катнаша.
Һәр җирлектә дә халыкның җыеннарны көтеп алганы күренеп торды – клуб биналарын тутырып килгәннәр иде. Аннан, ел дәвамында
авыл, җирле хуҗалык җитәкчеләренә, төрле службаларга сораулары да шактый җыелган булып чыкты. Авыл җирлекләрендә халыкның
эшлекле активлыгы исә җентекле докладлардан күренде. Мисал өчен, Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова хәбәр итүенчә, бүген җирлектә 300 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, халык узган ел сөт сатудан 1 миллион сумга якын керем алган. Ике гаилә йорт салып чыккан, тагын 4 гаилә төзелеш мәшәкатьләре белән яши. Җирлектә узган елгы үзара салым акчаларына 20 гыйнвардан соң урамнарны яктырту эшләрен башлаячаклар. Быел исә биредә бер урамга юл салу, авыл җирлеге башкарма комитеты бинасына ремонт ясау эшләре планлаштырыла. Богдашкинода исә төзекләндерү эшләре быел да дәвам итәчәк, биредә ФАП төзү һәм электр хуҗалыгын тәртипкә китерү буенча эшләр башкарылачак. Һәр җирлектә дә участок инспекторы, “Бердәм исәп-хисап үзәге“, “Мехуборка” җәмгыяте вәкилләренең хисаплары тыңланды. Дүрт авыл җирлеге җыенында катнашкан участок инспекторы Андрей Якунин авыллардагы ситуациягә анализ ясады. Халык белән очрашуны ул көнүзәк темалар буенча аңлату эшләренә багышларга булган.
- Сөйләшү өчен темалар җитәрлек, аларны тормыш үзе бирә тора, - ди участок уполномоченные. - Авыл халкын соңгы арада киң таралыш алган социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакларга, легаль булмаган алкоголь сатуны бетерергә, авыл җирлекләре башлыклары белән тыгыз элемтәдә торырга кирәк.
Киекле авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиев та еллык эшчәнлек хисабында авыл тормышына кагылышлы байтак саннар китерде. Алардан мәгълүм булганча, халыкны эш белән тәэмин итү чагыштырмача начар түгел. Докладта авылны төзекләндерү, чистарту буенча башкарылган эшләр дә аталды. Киекле авыл җирлегендә исә шактый эш башкарырга өлгерсәләр дә, проблемалар да юк түгел. Үрнәк күперен ремонтлау, клуб төзелеше, су, юллар ремонты, клубка бильярд өстәле кую кебек сораулар борчый аларны.
Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, Киекледә демографик хәл тотрыклы. Узган ел җирлектә 23 бала дөньяга килгән, шәһәрләрдән күченеп кайтучылар арткан. Җыен барышында авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ганиевның авыл халкы белән тыгыз аралашып,
аларның мәнфәгатьләрен кайгыртуы һәм ярдәм итәргә тырышуы да сизелеп торды. Авылларны шундый тәҗрибәле һәм тынгысыз кешеләр җитәкләгәндә, күп проблемалар чишелеш табар, дигән фикер беркемдә дә шик тудырмады. Һәр җирлек халкы тормыш өчен әһәмиятле булган сорауларны хәл иткәне өчен район башлыгына рәхмәтле. Ә ул үз чиратында биредә тәртипле һәм уңган халык яшәвен билгеләп үтте. Һәр җирлектә позитив моментлар белән бергә, очрашуга килгән кешеләрнең авыл җирлеге, төрле служба, район җитәкчеләренә сораулары да булды. Аларның күбесе су, юллар ремонты, чүп түгүгә кагылды.
- Җыеннарда күтәрелгән һәр мөрәҗәгать ныклы контрольдә. Әлбәттә, аларның барысын да берьюлы хәл итеп булмаячак, моның өчен вакыт һәм средстволар да кирәк бит әле, - диде район башлыгы сүзен йомгаклап. Җыеннар күңелле моментлар белән дәвам итте. Аларда тату гомер кичергән гаиләләрне, юбилярларны һәм авыл җирлегенә ярдәм итүчеләрне тәбрикләделәр.