Нурлат районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия әгъзалары үз һөнәри бәйрәмнәрен дә тыгыз эш белән каршы ала – шул көннәрдә генә комиссия яңа елда беренче утырышын үткәрде.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиягә бик җаваплы һәм мөһим вазифалар йөкләнгән: ул хакимиятнең барлык структуралары белән берлектә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек, эчкечелек, наркотиклар куллануны кисәтү буенча профилактика эшләре алып бара, аларны эшкә урнаштыру мәсьәләсен контрольдә тота, законлы мәнфәгатьләрен яклау сагында тора. Чираттагы утырыш та комиссиянең 2017 елга эш планын барлап, төп игътибарны балалар иминлеген тәэмин итү мәсьәләсенә юнәлтте.
– Быел без комиссия әгъзалары алдына төп эш йөкләмәләрен башкарудан тыш, җәмәгать тәрбиячеләре эшчәнлеген активлаштыру, имин булмаган гаиләләргә контрольне көчәйтү бурычларын куябыз, – ди балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия рәисе Әлфия Галәветдинова. – Моннан тыш, исәптә торган балаларны актив җәмәгать тормышына тарту, 14-18 яшьлек яшүсмерләрне каникуллар чорында эшкә урнаштыру да һәрвакыттагыча күз угында булачак.
Бүгенге көндә комиссия үз эченә район башкарма комитетының мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт, мәдәният бүлекләре, халыкның мәшгульлеге үзәге, район үзәк хастаханәсе, социаль яклау бүлеге һәм башка службалардан 15 кешене берләштерә. Узган елда комиссия тарафыннан 28 утырыш үткәрелгән. Аларда 744 материал каралган, шуларның 673е исерткеч эчемлекләр кулланучы, балигъ булмаган балаларын тиешле тәрбия һәм яшәү рәвеше белән тәэмин итмәүче ата-аналарга кагылышлы булган. Һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең имин булмаган гаиләләр белән тыгыз эшчәнлеге закон бозуларны профилактикалауда мөһим роль уйный. Комиссиянең көндәлек эшчәнлеге кеше язмышлары һәм балалар проблемалары белән үрелеп бара, һәм бу – олы хезмәт кенә түгел, авыр тормыш хәлендә калган һәр бала язмышы өчен зур җаваплылык та.