Нәтиҗәләр ясалды, бурычлар Билгеләнде

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Узган җомгада Россия МВДсының Нурлат районы бүлегендә үткән елга нәтиҗәләр ясалды һәм быелга бурычлар билгеләнде.
Йомгаклау утырышында район башлыгы Равил Кузюров, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр ми- нистрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Артем Кузнецов, шәһәр прокуроры, суд рәисе, районара тикшерү бүлеге начальнигы, личный состав һәм хокук саклау органнары ветераннары катнаштылар. Коллективның оператив-служба эшчәнлеге күрсәткечләре белән Россия
МВДсының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Хафиз Нургатин таныштырды.
– Ел дәвамында профилактик юнәлешләрдә эшләвебез районда һәм шәһәрдә оператив хәлнең тотрыклылануына китерде, - диде Хафиз Нургатин.
– Беренче категорияле бүлекләр арасында безнең Нурлат районы 4 урында. Узган ел барлыгы 502 җинаять теркәлде, бу 2015 елга караганда кимрәк. Җинаятьләрне ачу буенча уңай динамика күзәтелде, бу фатир басу, автомобиль транспортын урлау, мошенниклык очракларын ачу күрсәткечләре яхшыру б елән б әйле. Б үлекнең и кенче яртыеллыкта наркотик чараларны куллану, саклау, күчерү белән бәйле җинаятьләрне ачу буенча көчәйтелгән режимда эшләве аларның законсыз әйләнешен кисәтү өлкәсендә уңай нәтиҗә бирде. Ел дәвамында барлыгы 5 кг 216 грамм наркотик чара әйләнештән алынды. Узган елда районда икътисад өлкәсендәге җинаятьләр саны
артты. Коррупцион юнәлештәге җинаятьләрне ачу буенча бүлек ТР эчке эшләр бүлекләре арасында беренче урынга чыкты.
Хафиз Шәрәфетдинович җәмәгать иминлеген саклауда полиция пост-патруль службасының өлеше зур булуын билгеләп үтте. Терроризмны профилактикалау – актуаль тема, шуңа да әлеге мәсьәлә бүлек хезмәткәрләренең даими контролендә. Шөкер, узган ел районда террористик, экстремистик күренешләр һәм милләтара конфликтлар теркәлмәгән.
Район башлыгы Равил Кузюров нур- латлыларның җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча алып барылган эшләре өчен личный составка рәхмәт сүзләре җиткерде.
– Бүлекнең күрсәткечләре сөендерә. Ел дәвамында сезнең тарафтан зур эшләр башкарылды. Бу район халкының һәм кунакларының иминлеген тәэмин итүдә дә, җинаятьләр, урлау, мошенниклык очракларының саны кимүдә дә чагылыш тапты. Бары бергәләп тырышканда гына матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, - дип бәяләде район башлыгы бүлек хезмәткәрләренең оператив служба эшчәнлеген.
Бүлек хезмәткәрләренең еллык эшенә шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре буенча идарәсе начальнигы Артем Кузнецов, прокурор Рамил Гарифуллин, Нурлат районы суды рәисе Лилия Нуруллина да үз бәяләрен бирделәр.
- Россия МВДсының Нурлат районы буенча эшчәнлеген ТР Эчке эшләр министрлыгы уңай бәяли, – диде Артем Александрович. – Эш нәтиҗәләре һәм оператив шартлар тотрыклы. Дөрес, кайбер җитешсезлекләр бар, әмма алар хәл ителерлек. Бүлектә зур проблемалар юк.
Оператив киңәшмәдә эшчәнлекнең перспектив юнәлешәре дә билгеләнде: җинаятьләрне тикшерү, ачу, булдырмау юнәлешендә эшләрне тагын да яхшырту, икътисади иминлекне ныгыту һәм башкалар. Азактан бер төркем полиция хезмәткәре район башлыгының мактау грамоталары һәм ведомство бүләкләре белән билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International