Районыбызда Раштуадан соңгы бәйрәм көннәре йола уеннары, җырлары белән үрелеп барды. Мисал өчен, Мамык яшьләре бер капчык бүләк җыйган. Алар киенеп, өйдән-өйгә йөргәннәр, хуҗаларга матур теләкләр теләп, йола җырларын һәм такмаклар башкарганнар. Ә хуҗалар үз чиратларында көтелмәгән кунакларны тәм-томнар белән сыйлаган.
– Йола буенча бу бүләкләрне кулга алырга ярамый, шуңа күчтәнәчләрне капчыкка тутыра бардык, – ди рус милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Юлия Магарина.
Ә Егоркино клубында искечә Яңа ел алдыннан яшьләр һәм өлкәннәр святка багулары кичәсенә җыелды. Балалар борынгы уеннар уйнады, кызлар яучыларны кайсы яктан көтәргә икәнен белү өмете белән башлары аша итек ыргытты, ә әбиләр белән бабайлар гадәт буенча йөзекләрдә бакты.
– Мин армиядә хезмәт иткәндә, йөри торган кызым йөзекләрдә багып, безгә матур киләчәк теләгән. Бу хакта миңа хат та язып җибәргән иде. Шулай булды да – 45 ел бәхетле гомер кичердек, – дип үз тарихы белән уртаклашты Андрей Терентьев.
– Ә без бер тапкыр дус кызым белән кайсы якка кияүгә чыгуыбызны бактык. Башыбызга агач кисмәкләр киеп әйләндек тә, алга таба киттек. Дус кызым капкадан Каравыл Тавына таба чыгып китте, мин ишегалдында калдым. Багуыбыз чынга ашты. Шул ук елны без кияүгә чыктык – мин авылда калдым, дус кызым Каравыл Тавына китте, – дип сөйләде Юлия Емельянова.
Яңа елда тотрыклылык һәм иминлек булачагын егоркинолыларга тавык күрәзә итте. Ул озак уйлаганнан соң, бөртек салынган савытны сайлады, ә аннан соң өстәлгә үк менеп кунаклады. Очрашу чәй табыны янында дәвам итте.
Бу көннәрдә багу кичәләре бөтен район буенча үтте. Чуваш милли-мәдәни автономиясенең Нурлат вәкиллеге Советы әгъзалары җомга көнне шул уңайдан Халыклар Дуслыгы йортына җыелганнар иде.