Семинарлар үтте

2017 елның 12 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган атнадан башлап Пенсия фондының район идарәсендә иминиятчеләр өчен агымдагы елның гыйнвареннан башлап отчетлылык тоту мәсьәләләре буенча семинарлар узды.
Аларда шәһәр һәм авыл җирлекләрендәге предприятие-оешмаларының кадрлар бүлеге һәм бухгалтерия хезмәткәрләре катнашты. Иминият кертемнәре белән идарә итү функцияләрен салым органнарына тапшыру белән бәйле рәвештә, эш бирүчеләрнең игътибарын пенсия законнарындагы үзгәрешләргә юнәлттеләр. Иминиятчеләргә шулай ук хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны соңарып һәм өлешчә (ялганлап) тапшыру өчен штраф санкцияләре каралуы турында да искәрттеләр. Моның өчен вазифаи затларны административ җаваплылыкка тарту каралган. 
Бу мәсьәләләр буенча семинарларда персонифицирлашкан хисап бүлеге начальнигы Елена Лизунова һәм аның урынбасары Ирина Дмитриева, билгеләнелеш бүлеге начальнигы Альбина Борисова, пенсия хокукларын бәяләү төркеме җитәкчесе Гөлкәй Бадыйгина чыгыш ясадылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International