Ярдәмгә өмет тоталар

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов өчен нәтиҗәле булды. Ел дәвамында ул 139 мөрәҗәгать карады, алар буенча, нигездә, уңай карарлар кабул ителде, күпчелек сайлаучылар үз сораулары буенча рекомендацияләр һәм аңлатмалар алды.
Быел да депутатның эшчәнлеге яңа елның беренче эш көннәреннән үк башланды. Бу чәршәмбедә Илгиз Салихов быел беренче тапкыр сайлаучыларны кабул итте. Нурлатлыларга бәйрәм көннәре оптимизм өстәгәнме, яисә кемдер Яңа ел каникулларын озайткан һәм әлегә кайтып җитмәгәнме, бу юлы кабул итүгә биш кеше генә язылган иде. Әмма шуңа да карамастан, эшкә урнаштыру, ремонт белән ярдәм итү кебек шундый ук проблемалар яңгырады. 
Югары Нурлатта яшәүче бер пенсионер ханым, мисал өчен, җирле “Нурсан” шифаханәсендә ял итәргә һәм дәва алырга тели икән, әмма, кызганычка каршы, социаль яклау идарәсе бу юлы аңа икенче районга барырга тәкъдим иткән. 
– Мин йортымны калдырып китә алмыйм. Ярдәм итегезче, зинһар, – дип мөрәҗәгать итте ул депутатка.
Нурлатлы икенче бер пенсионер ханым Илюткинода яшәүче II төркем инвалид өчен борчыла. Эш шунда, бу ялгыз авыру хатынның беркеме дә юк, ул уңайлыклары, уты булмаган иске йортта көн күрә. 
Аксубайда яшәүче берәү эшкә урнашу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Ул НГДУда элек эшләгән булган, хәзер дә шунда урнашырга теләк белдерә. Илгиз Мисбахович хәлне аңлатып, әлегә НГДУда эшкә кабул итүнең алып барылмавын әйтте һәм аңа хәзерге эш урыныннан китмәскә киңәш бирде.
Бу юлы кабул итүгә Халыклар Дуслыгы йортыннан ирекле рәссам ханым килгән иде. Ул хәзерге вакытта балалар өчен рәсем ясау һәм әвәләү түгәрәге алып бара, әмма балалар түләүсез рәвештә сәнгатьнең башка төрен үзләштерә алсыннар өчен, чүлмәк ясау остаханәсе оештырырга тели икән. Документларны оформить иткәннән соң, аңа җиһазлар кирәк булачак. Ул депутат ярдәменә өмет тота. Илгиз Салихов әлеге мәсьәләне мөрәҗәгать итүче барлык кирәкле таләпләрне үтәгәннән соң гына карарга әзерлеген белдерде. Чөнки ул әлегә шәхси эшмәкәр буларак та теркәлмәгән икән...
Мондый кабул итүләргә нурлатлылар соңгы инстанция буларак килә. Кызганычка каршы, кайвакыт бу шулай була да: кайвакыт хәтта иң гади булып тоелган мәсьәлә дә депутат ярдәме белән генә чишелә.
Киләсе айда Илгиз Салихов сайлаучыларны Чирмешәндә кабул итәчәк. Нурлатлылар исә ТР Дәүләт Советы депутатына үз сораулары белән март аенда мөрәҗәгать итү мөмкинлеге алачак. Моннан тыш, язма мөрәҗәгатьләр дә юлларга була.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International