Сугыш ятимнәрен кайгыртып

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Җирлекара үзәк китапханә коллективы республика ветераннар Советының “Бу исәннәргә кирәк” социаль проектына кушылды һәм Зирекле авылында яшәүче тармак ветераны Зәйнәп Хәмзина белән очрашып, бүләкләр тапшырды. Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә дөньяга килгән Зәйнәп Хәлим кызы бик иртә ятим кала. Әтисе фронтта – Смоленск янында һәлак була. Бар авырлыкларны да зур түземлек белән кичереп, ул үзен игелекле эшкә багышлый, һәм шуның белән коллегалары, якташларының ихтирамын казана.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International