Көтелмәгән сюрприз

2017 елның 8 гыйнвары, якшәмбе

Нурлатта Раштуа бәйрәмендә лазер-шоу күрсәттеләр. Бу – 7 гыйнвар көнне шәһәрнең үзәк мәйданына килүчеләр өчен чын сюрприз булды.
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова нурлатлыларга җылы теләкләре белән мөрәҗәгать итте, Нурлат халкы һәм кунаклар өчен әлеге бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Бәйрәм җыр-биюләр, йолалар белән үрелеп барды. Карусельдә әйләнү, кар таучыкларыннан шуу, батут, күптөрле уенчыклар балалар күңелен җәлеп итте. Өлкәннәр өчен концерт программасы, уеннар һәм викториналар оештырылган иде. Ә кичке биштә мәйдандагы утлар сүнеп, лазер-шоу башланды. Район башкарма комитеты бинасы стенасында гигант фигуралар һәм Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре белән котлаулар берсен-берсе алмаштырып торды. Аннан соң күңел ачу чарасы дәвам итте. Святка атнасы 18 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, аннан соң нурлатлыларны Кач ману һәм бәкедә коену көтә.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International