5-6 гыйнварда Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе һәм Халыклар Дуслыгы йорты базаларында 2003-2004 һәм 2005-2006 елгы үсмерләр командалары арасында мини-футбол буенча ярышлар үтте. Ел саен якташыбыз, СССРның спорт мастеры, танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов истәлегенә багышлап үткәрелүче ярышлар зур көндәшлек шартларында үтте. Нәтиҗәдә, ике көндә дә өстенлек 2нче мәктәпнең яшь спортчылары ягында булды, икенче урынны 2нче мәктәп, гимназия яулады. Ә өченче урынны ике яшь категориясе буенча да 9нчы мәктәп командалары яулады. Уеннар исә февраль аенда мини-футбол буенча үтәчәк ТР чемпионатында район данын яклаячак җыелма командага иң яхшы уенчыларны сайлап алу ягыннан да файдалы булды.