6 гыйнвар көнне үзәк парк яшь чаңгычылар авазына күмелде. Биредә район мәктәпләре укучылары арасында эстафета ярышлары үтте. Искиткеч һава торышы, гаҗәеп табигать һәм яхшы кәеф яшь спортчыларга дәрт өстәде бу көнне. Нәтиҗәдә, беренче урынны Иске Чаллылылар, икенчене 9нчы, өченчене 3нче мәктәп укучылары яулады.