Хәтер мәңгелек

2017 елның 2 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле Габбас Кыям улы Гыйматдиновның 90 яшьлегенә багышланган хәтер кичәсен күпләр хәтерли булыр әле. Баксаң, нурлатлыларның Яңа ел көннәрендә Габбас Кыямовичны соңгы юлга озатуларына 20 ел үтеп тә киткән.
Ул вакыттагы Октябрь районын чирек гасырга якын җитәкләгән бу легендар шәхес турындагы хатирәләр нурлатлылар йөрәгендә мәңге сакланыр. Эшчәнлеге дәвамында ул нурлатлыларның гына түгел, колхоз һәм төрле районнар җитәкчесе буларак, республикабыз халкының күңелендә дә тирән эз калдырды. Ул үзе эшләгән төбәкләрнең икътисадын үстерү, анда яшәгән һәм хезмәт куйган кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш керткән. Алдан күрүчән һәм тирән фикер йөрткән, принципиаль, шул ук вакытта гаять кешелекле җитәкче буларак, ул республикада гына түгел, Россия күләмендә олы хөрмәт казана. Болар барысы да – “Гыйматдиновлар” китабында әлеге легендар шәхес турында үз хатирәләрен уртаклашкан республика җитәкчеләренең фикерләре.
Габбас Кыям улы Октябрь (хәзерге Нурлат) районы үсеше өчен зур өлеш кертә. Нәкъ менә аның зирәк җитәкчелеге нәтиҗәсендә район авыл хуҗалыгы өлкәсендә республиканың алдынгы районнары исәбенә керә, югары икътисадлы сәнәгый-аграр төбәккә әверелә. Ул эшләгән елларда районда төзелеш индустриясе оеша һәм үсеш ала. Бу исә торак, производство һәм социаль объектларның киң масштаблы төзелеш мәсьәләләрен чишәргә мөмкинлек бирә. Сәламәтлек саклау өлкәсенең заманча матди базасы, шәһәр һәм авылларда дистәләгән мәктәп, мәдәният йортлары, сәүдә нокталары барлыкка килә. Күпкатлы йортлар төзелеше һәм производство базаларының үсеше белән бергә шәһәрлеләрне өзеклексез су белән тәэмин итү буенча да зур эшләр башкарыла. Хәзерге Горгаз базасының төзелүе халыкны сыекландырылган газ белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итә. Районның эшлекле җитәкчелеге ярдәме белән ул елларда челтәрле газга күчү буенча да зур эшләр башкарыла. Нәкъ менә шул вакытта каты өслекле һәм асфальт юллар салына, дистәләгән автомобиль күперләре төзелә. Нурлат нефть төбәгенә әверелә, һәм менә 40 елга якын инде бу тармак районыбыз икътисадының үзәген тәшкил итә.
Габбас Гыйматдиновның бу һәм башка казанышлары лаеклы рәвештә дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелә, аңа Социалистик хезмәт Герое исеме бирелә, күп тапкырлар республиканың Югары Советы депутаты итеп сайлана, озак еллар аның рәисе булып тора, партиянең ике съезды эшендә катнаша. Әмма хезмәтенең иң төп бәясе – гадәти хезмәткәрләр, район халкының тирән ихтирамы. Аның хакындагы матур хатирәләр бүген әлеге легендар җитәкчене күреп белгән кешеләрнең йөрәгендә яши һәм буыннан буынга тапшырыла. Мондый кеше турындагы хатирәләр – мәңгелек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International