Бүгенге көндә авыл җирлегендә 283 шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, аларда 371 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 186сы – савым сыерлар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан тыш, авылда гаилә фермасы да эшли. Ул Минтаһир Шаһиәхмәтовныкы.