Фома авыл жирлегенең иң олы кешесе – Бөек Ватан сугышы ветеранына 103 яшь тулачак

2016 елның 31 декабре, шимбә

Фома авыл җирлегендә озын гомерлеләрнең саны арта бара. 2016нчы елда биредә Һаҗәр әби Хәйруллина белән Миннегөл әби Кадыйрова 90 яшьлекләрен билгеләп үткәннәр. 2017  елда исә тагын 4 олы яшьтәге кеше 90 яшьлекләрен билгеләп үтәргә җыена. Авылның иң олы кешесе – Бөек Ватан сугышы ветераны Исхак бабай Каняфин  6 февральдә 103 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Сугыш ветераны бүгенге көндә Яр Чалылыда яшәсә дә, авылдагы өенә кайткалап йөри. Гомер озынлыгы буенча анардан соң Минзифа Нуруллина белән Минҗиһан Шагапова баралар. Алар быел 103 яшьлекләрен билгеләп үтәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International