Бүген үзәк мәйданда тантаналы төстә шәһәр чыршысы ачылды. Йөзләгән Кыш Бабай, Кар Кызы, әкият геройлары, спортчылар, биючеләр, әйлән-бәйлән, елның төп символы - әтәч... Нурлатлылар Яңа ел бәйрәмен әнә шулай күмәк булып һәм яхшы кәеф белән каршы алдылар. Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутатлары Илгиз Салихов, Рәис Сөләйманов, район башлыгы Равил Кузюров катнашып, нурлатыларга яңа елда яңа уңышлар теләделәр. Бәйрәм чарасы бүләкләүләр һәм котлауларга бай булып узды. Тантанада узып баручы елда район һәм шәһәрдә соңгы булып – бүген, 30 декабрьдә никахларын теркәүче Марат һәм Наталья Вахитовлар гаиләсенә Равил Кузюров никахлашу турында таныклык тапшырды. Биредә үк “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов Нурлатта яшәүче тәрбиягә бала алып үстерүче Кәримовлар гаиләсенә “Татнефть” ПАОсы җитәкчесе Наил Маганов исеменнән “Газель” микроавтобусы алуга Сертификат тапшырды. Кәримовлар гаиләсендә бүгенге көндә 13 бала тәрбияләнә, аларның 11е – тәрбиягә алынган. Тантана яңа елга фасадаларны бизәүгә район конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү белән дәвам итте. Соңыннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе үткәргән “Яңа ел символы” район конкурсы җиңүчеләрен котладылар.