Үткән атна азагында Яңа Чишмәдә район башлыгы призларына үткәрелгән бокс буенча ачык яңа ел турнирыннан Нурлатта Олег Власенко кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар матур нәтиҗәләр белән кайттылар. Булат Шиһапов белән Алексей Иванов үз яшь категорияләрендә беренче булсалар, Адель Булатов белән Богдан Власенко өченче урыннар яуладылар. Ярышларда Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан һәм Россиянең Төмән, Ульян өлкәләре, Башкортостан республикасыннан 100дән артык яшь боксчы катнашкан. Җиңүчеләр грамоталар, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән билгеләп үтелгән.