Яңа Тумбада туып-үскән Юрий Дмитриев шул көннәрдә генә газетабыз редакциясенә яхшы хәбәрләре белән керде.
“Ниһаять, мин әтиемнең бертуганы Василий Дмитриевның язмышы хакында белә алдым. Ул сугышта югалган һәм шуннан бирле аның турында берни дә билгеле түгел иде. Менә монда барысы да язылган. 1924 елда туган кызыл армияче Василий Иванович Дмитриев 224нче укчы дивизиядә радист булып хезмәт иткән. 1943 елның гыйнваренда һәлак булган. Ленинград өлкәсенең Киров районы Синявкино поселогында җирләнгән, – дип, калтыранган куллары белән үлем кәгазен сузды ул безгә. – Ә бит аны табарга сезнең газетагыз ярдәм итте. Шулай, “Дуслык”ның бер номеры кулыма килеп эләкте. Анда сугышта хәбәрсез югалган якташларыбызның үлем хәбәрләрен тапшыру дәвам итә, дип язылган иде. Мин шунда ук редакциягә шалтыраттым. Сез миңа “Легенда” хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Владимир Малыгин белән ничек элемтәгә чыгарга икәнлеген аңлаттыгыз. Мин аның белән бәйләнешкә кереп, абыем хакындагы мәгълүматларны тапшырдым, һәм менә бер айдан соң инде миңа аның үлем хәбәрен җиткерделәр. Абыемның язмышын ачыкларга Казан Кремлендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов ярдәм итте. Барыгызга да бик зур рәхмәт”.
Кунагыбызның дулкынлануын аңларга мөмкин. Чөнки ул – Яңа Тумбадан Дмитриевларның соңгы буын вәкиле.