“Татарстан Командасы” иҗтимагый инициативасы чаралары кысаларында пәнҗешәмбе көнне Дуслык скверында “Иртәне бишлегә” дип аталган акция үтте. Бу көнне иртәнге зарядкага шәһәрнең 3нче ута мәктәбе, “Нурлат шикәре” җәмгыяте, “Форпост” үзәге һәм ТОС №1 вәкилләре кушылды. Чараны Халыклар дуслыгы йорты “Бердәм Россиянең Яшь гвардия” активистлары белән бергә оештырды.