Бүген, 16 августта, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәренең чираттагы тугынчы сессиясләру узды. Утырышлар район һәм шәһәр Советы рәисе Равил Кузюров рәислегендә үтте.
Шәһәр сессиясе көн тәртибенә өч сорау чыгарылган иде: 2016 елның I яртыеллыгына Нурлат шәһәре бюджетын раслау, торак фондының әзерлеге, жылылык – энергетика хуҗалыгының һәм социаль – мәдәни өлкәнең 2016-2017 елларның ягулык сезонына әзерлеге. Агымдагы елның беренче яртыеллыгына шәһәр бюдҗетының үтәлеше нәтиҗәләре хакында Финанс – бюдҗет палатсы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова таныштырды. Ул перспективаларга да тукталды.
- 6 ай дәвамында салым һәм салым булмаган керемнәр буенча планлы керемнәрне оештыру буенча эшләр алып бадык, - диде Фәнүзә Вәлимхәммәтовна.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин докладында шәһәрнең тереклек тәэмин итүче объектларын кышка әзерләү буенча сораулар яктыртылды. Бу өлкәдә эшләнәсе эшләр дә бар әле.
Нурлат муниципаль районы сессиясендә көн кадагына сигез сорау чыгарылган иде. Беренче яртыеллыкка консолидацияләнгән район бюдҗете үтәлеше хакында Финанс – бюдҗет палатсы рәисе Фәнүзә Сәгыйрова бәян итте. Район сессиясендә “ Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины” исемен бирү турындагы мәсьәлә дә каралды. Ветераннар Советы рәисе Разыя Садретдинова районның җиде гражданины әлеге исемне бирү буенча юллама белән чыкты.
Сессияләр көн тәртибенә чыгарылган һәр мәсьәлә буенча карарларны депутатлар бердәм кабул иттеләр.