Күперләрне һәм клубны яңарталар

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Мамыкта юл инфраструктурасын – җәяүлеләр күперен яңарталар. Биредә алар өчәү. Авылны ике ярга бүлеп аккан Сәләнгеш елгасы өстендәге машиналар йөри торган күперне буяу эшләренә дә керешкәннәр. Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыҗков билгеләп үтүенчә, бу эшләргә күбесенчә авыл халкын җәлеп иткәннәр. Шулар белән беррәттән Мәдәният йорты бинасында да ремонт эшләре дәвам итә. Биредә аның түбәсен һәм стенасының бер өлешен тәртипкә китерәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International