Райондагы клублар саны тагын бергә артачак

2016 елның 16 августы, сишәмбе

Ул Торнаяста ФАП һәм китапханә янәшәсендә мәктәп бинасында урнашачак. Төп мәктәпне башлангыч мәктәпкә үзгәрткәннән соң, биредә буш мәйдан күп калган. Бина да яңа диярлек, аңа 10 ел да юк әле. Җылылык һәм электр инфраструктураларының булуы клубны тергезү өчен әһәмиятле дәлил булып тора. Заречный авыл җирлеге башкарма комитеты мәгълүматларына караганда, клубны ярты ел эчендә кулланылышка тапшырырга дип планлаштыралар. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International