Быелгы җәй мул ућыш белән генә сөендереп калмады, урак эшләрен дә тизләтте.
Кичђә “Сөләйманов Ә.И.” КФХсының Илюткино кырында быелгы уракның иң яхшы комбайнчыларын билгеләп үттеләр. Районда комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен нәкъ менә эш урыннарында данлау матур традициягә әйләнде. Берничә минут элек кенә биредә ашлык ура торган комбайннарның гөрелтесе ишетелә иде, һәм беразга эшнең тукталуы булды, кыр тынлыкка чумды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова чараны ачып, комбайнчыларны һәм аларның ярдәмчеләрен уракның уңышлы барышы белән котлады. Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин билгеләп үткәнчә, быел “Сөләйманов Ә.И.”, “Южная” агрофирмасының күрсәткечләре яхшы.
– Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Быел районыбызда уңышның яхшы булуы шатландыра. Нурлат районы ашлык җыю буенча лидерлар рәтендә. Бу сезнең хезмәтегез ярдәмендә мөмкин булды, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин, кыр хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итеп. Ул алдынгы комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. 6 комбайнчы – Тәбрис Садыйков, Роберт Абдрахманов, Владимир Фомин, Әнәс Сәлахов, Андрей Петров һәм Виталий Богданов акча сертификатлары белән бергә районда авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә зур шәхси өлеш кертүләре һәм ашлык җыю буенча югары күрсәткечләргә ия булулары өчен район башлыгы Равил Кузюровның Рәхмәт хатларына да ия булдылар. Шулай ук 6 комбайн ярдәмчесен дә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән билгеләп үттеләр.
Ђсгать Касыймович урып-җыюның актив барышын ассызыклап, саннар да китерде.
– 500 тонна суктырган өчен дң бүлңклңгңн вакытлар бар иде, ә бүгенге сан – 3000 тоннадан артык, – диде ул. – 15 августка урып-җыюны тђмамлаган чаклар булмады. Быелгы кулай һава торышы моңа булышлык итә. Тулаем, район буенча урып-җыю кампаниясе 80 процентка үтәлгән. 5-6 көннән 100 процент булыр, дип уйлыйм.