Хезмәтне саклауга игътибар зур

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Кичә авыл хуҗалыгы эшләрен башкарганда хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү мәсьәләсе буенча районның координацияләүче советының утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин үткәрде.
Утырышта бүгенге көндә әһәмиятле булган сораулар каралды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Вәгыйзь Сатдаров авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәтне саклау буенча мәгълүмат бирде. Аның сүзләрен “Южная” агрофирмасы” һәм аграр техникум вәкилләре тулыландырды. Авыл хуҗалыгында хезмәтне саклау буенча яңа кагыйдәләр турында координацияләүче совет сәркатибе Илнур Бәхтияров сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International