Район мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген республика комиссиясе тикшерде.
Хәбәр иткәнебезчә, районның өч белем бирү учреждениесе – Бикүле төп белем бирү мәктәбе, гимназия һәм коррекцияләүче интернат – мәктәп Кама аръягы зонасында уку елына иң яхшы әзерлекле оешмалар дип табылдылар. Составында ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, министрлыкның мәгариф өлкәсендәге контроль һәм күзәтчелек департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, мәгариф объектларында ремонт һәм капиталь төзелеш буенча техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Айрат Харисов чәршәмбе көнне Бикүле башлангыч мәктәбен карадылар. 2013 елда республика программасы кысаларында капиталь ремонтланган мәктәп комиссия әгъзаларын баръяклап та каралган булуы белән үзенә тартты. 75 сутыйдагы мәктәп яны участогында җиләк – җимеш, яшелчә, дару үләннәре үстерелә. Быел участокта җыелган уңыштан 20 мең сум керем алырга да өлгергәннәр. Бүген биредә Кәкре Атау һәм Бикүле авылларыннан барлыгы 53 бала белем ала. Агымдагы уку елында 3 бала беренче сыйныфка барачак.
- Мәктәп уку елына әзер, - диде учреҗдениене төрле кретирийлар буенча караган ТР Мәгариф һәм Фән министры урынбасары. – Республика күләмендә нәтиҗәләр 19 августта педагогларның республика август киңәшмәсендә бәян ителәчәк. Республика күләмендә мәктәпләрнең әзерлеге төрле дәрәҗәдә: кайдадыр ремонт эшләре төгәлләнгән, кайбер мәктәпләрдә эшлисе эшләр бар әле. Нурлат мәктәпләренең яңа уку елына тулысынча әзер булулары Кама аръягы зонасында өч беренче урынны алудан ук күренеп тора.
- Мәктәпләр яңа уку елына тулысынча әзер, - диде район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов. – Август башында янгын куркынычсызлыгы, Роспотребнадзор белгечләре катнашындагы комиссия һәрбер белем бирү учреҗдениесен карап чыкты. Ике мәктәп – капиталь ремонтланса, калган учреждениеләр иганәчеләр һәм үз көчләре белән ремонт эшләрен башкарып чыктылар. Районда “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе дә оешкан төстә уза. “Агронвест”, “ТатРИТЭКнефть” җәмгыятьләре гиназия һәм шәһәрнең 3нче урта мәктәбенә 100 мең сум күләмендә ярдәм күрсәттеләр. Моннан тыш, “МакОЙЛ”, “Нурлат – Агро”, “Строймастер”, “Нурлат АТП”сы актив булдылар.