Күптән түгел генә Бутаихада авыл халкы һәм җирлек советы көче белән язгы ташу вакытында җимерелгән, ике чишмәгә илтә торган күперчекләрне төзекләндерү кебек мөһим эш башкарылды. Шул көннәрдә генә биредә плотинаны да төзекләндерделәр. Бу эштә, техника бүлеп биреп, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яџудин зур ярдәм күрсәтте. Моннан тыш, биредә 10 урам яктырткычы да урнаштырылды. Мамык авыл җирлеге башлыгы Валерий Рыжков сүзләренә караганда, хәзер Бутаихада яктылык белән проблема юк.