Моңа республика Министрлар кабинетының хезмәт шартларын яхшырту һәм саклау буенча чаралары хакындагы карары кысаларында алып барылган эш тә зур йогынты ясаган.
Әлбәттә, профилактика эшчәнлеге зур роль уйный. Мисал өчен, 2016 елның беренче яртыеллыгында районда хезмәтне саклау буенча координацияләү советы тарафыннан хезмәтне саклау, шулай ук балалар ялын һәм сәламәтләндерелүен оештыр, җәйге ял чорында яшүсмерләр арасында производство имгәнүләрен кисәтү буенча утырыш үткәрелгән.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин сүзләренә караганда, бу утырышларда хезмәтне саклау өлкәсендә башкарылган эшләр һәм 2015 ел нәтиҗәләре буенча мәсьәләләр генә түгел, хезмәт шартларын махсус бәяләүгә, оешмаларда законнар үтәлешенә кагылышлы сораулар да каралган, район предприятиеләренә агымдагы чорга бурычлар билгеләнгән.
– Хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү таләпләрен бозган очракларны ачыклау, шулай ук производствода имгәнүләрне профилактикалау максатыннан, “Перспектива” һәм “Респект СП” төзелеш предприятиеләре объектларына, “Промочистка”, “Нурлат җылылык челтәрләре”, ТКХ өлкәсендәге оешмаларга чыгып та утырышлар үткәрелде, – диде Әсгать Касыймович, район территориясендә төзелә торган объектларга баруларын да билгеләп. Мондый эш үз нәтиҗәләрен дә бирә. Мисал өчен, комиссия, төзелеш һәм капиталь ремонт объектларында хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшереп,закон бозуларны ачыклаган.
– Мондый тикшерү барышында төп игътибар хезмәткәрләрнең хезмәтне саклау проблемаларына, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны кисәтүгә юнәлтелгән иде, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе. – “Перспектива” һәм “Респект СП” предприятиеләрендә хезмәт-
не саклау буенча барлык инструктажлар да үткәрелгән, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләрнең хезмәт дисциплинасын үтәүгә карата җаваплылыклары арткан. Комиссия моңа гражданнарны аварияле торак йорттан күчерү программасы буенча төзелә торган объектларга чыгып, биредә куркынычсызлык техникасын үтәү һәм хезмәтне саклауны тикшерү барышында инанды. Тулаем алганда, төзелеш предприятиеләре белән тыгыз эшчәнлек алып барыла.
Мәсәлән, аларның вәкилләре хезмәтне саклау буенча коррдинацияләү советы әгъзалары белән берлектә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чараларда катнашалар. Биредә хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен үтәү, белгечләрне квалификацияләрен