Сезне Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Ураза бәйрәме - мөселман дөньясында изге Рамазан аен йомгаклау, рухи чисталык, шәфкатьлелек һәм изгелек символы булган иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлыкка омтылу һәм якыннарга карата мәрхәмәтлелекне тәрбияли. Безнең муниципаль районыбызда ата-бабаларыбыздан калган рухи мирасны саклауга һәм үстерүгә зур игътибар бирелә. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Бүгенге көндә районыбызда 41 мәчет уңышлы эшләп килә.
Ураза гаете бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешү һәм районыбыз үсеше өчен нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Изге бәйрәмебез һәр йортка, гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, бәрәкәт телим!
Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Равил Кузюров