Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һом шәхсән үз исемемнән ихластан Ураза гаете белән котлыйм!
һәр мөселман өчен Ураза Гаете иң мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе. Ураза тәмамлануын белдерүче бу бәйрәм бар җиһанны яралткан Аллаһка мәхәббәтебез билгесе. Аллаһы Тәгалә кушканнарга хөрмәт күрсәткән татарстанлыларга үземнең ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Соңгы елларда ураза һава температурасы иң югары билгеләргә күтәрелгән җәйге айларга туры килә. Аллага шөкер, бу юлы безгә бернинди киртәләр дә Аллаһ каршындагы бурычларыбызны үтәргә, мохтаҗлар өчен тагын да күбрәк миһербанлы гамәлләр кылырга комачауламады.
Татарстан мөселманнары Ураза бәйрәмен шатланып каршы алалар, чөнки хәдисләрдән билгеле булганча: «Ураза тотучының ике шатлыгы булыр: ифтар шатлыгы һәм Аллаһы Тәгалә белән очрашу шатлыгы».
Ураза тотучыларның догалары кабул булып, кешеләр үзләренең гөнаһларыннан арына алса иде! Изге Рамазан дәвамында Аллаһ Раббыбызга гыйбадәт кылып омтылган мәңгелек тормыш кыйммәтләре һәр мөселманның гөп максаты булсын.
Ислам традицияләре, башка дөньяви диннәр кебек үк, гаделлек, мәрхәмәтлелек, игелеклелек кебек мәңгелек кыйммәтләре һәм якыннарыңны нинди милләттән, диннән булуына карамастан кайгыртуга нигезләнгән.
Раббыбыз татарстанлыларга ике дөнья рәхәтен бирсен, барлык традицион конфессияләргә тыныч һәм килешеп яшәргә, гыйлем белән өммәтебезне ныгытырга ярдәм итсен! Амин!
Ихтирам һәм изге догалар белән,
Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти К.И. Самигуллин